Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2020, 14:34

Казанда Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәчәкләр


(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 21-нче февральдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узачак.

Программада - 175-нче номерлы мәктәп укучылары катнашында экскурсия һәм шигырьләр уку, «Туган телне өйрәнү, үстерү һәм популярлаштыру өлкәсендә музей ресурсларыннан файдалану» дип исемләнгән түгәрәк өстәл. Чарада шагыйрьләр һәм галимнәр катнашачак.

Бәйрәм 14.00 сәгатьтә, Габдулла Тукай ур., 74 адресы буенча узачак. Чарага керү ирекле, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

  Белешмәләр өчен телефон: +7(843)590-86-67
Барлык яңалыклар