-
17спорт мәктәбе Казанда эшли
-
62,3%3 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге гражданнар Казанда даими рәвештә шөгыльләнә
Комитет эшчәнлеге предметы һәм максатлары булып Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма-боерык органы – җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне тормышка ашыру сферасында, ә нәкъ менә шәһәр территориясендә массакүләм физик культура һәм спортны үстерүдә Казан шәһәре Башкарма комитеты исеменнән идарәлек функцияләрен башкару тора.
физик культура һәм спорт өлкәсендә программалар һәм проектлар эшләү;
физик культура һәм спорт учреждениеләре челтәрен саклау һәм үстерү, аларның материаль базасын ныгыту;
билгеләнгән чикләрдә товарлар куюга, эшләрне башкаруга, ведомство карамагындагы учреждениеләр өчен хезмәтләр күрсәтүгә бәйгеләр оештыруда катнашу;
шәһәр спорт ярышларының һәм чараларының бердәм планын формалаштыру, аларны үткәрү турында положениеләр эшләү һәм раслау;
спортчыларга, тренерларга, физик культура хезмәткәрләренә спорт исемнәре һәм разрядлар бирү өчен документлар әзерләү һәм дәүләт органнарына тәкъдим итү;
билгеләнгән тәртиптә физик культураны һәм спортны яклау өчен оешмалар төзүдә катнашу;
спорт чараларын оештыру һәм үткәрү;
расланган дәүләт отчетлылыгы кысаларында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау һәм контроль;
ведомство карамагындагы учреждениеләргә һәм оешмаларга бирелгән муниципаль милекнең саклыгына һәм нәтиҗәле файдалануына контроль башкару;
үз эшчәнлекләре сферасында муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;
закончалык, муниципаль хокукый актлар белән каралган башка вәкаләтләрне башкару.