Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2019, 13:30

Горки-Әмәт урманының Cube үзәгендә лекторий һәм күргәзмә киңлеге булган экологик проект эшли башлаячак


(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казанда Горки-Әмәт урманының Cube үзәгендә лекторий һәм икенчел чималдан эшләнгән продукция өчен күргәзмә киңлеге, шулай ук аерым төрләргә бүленгән калдыкларны эшкәртү этапларын күрсәтә торган «Калдыклар юллары» экспозициясе булган Zero waste lab проектын эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде. Проектны Coca-Cola компаниясе Татарстан белән килешү кысаларында Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырачак.

«Барысы да бүгенге һәм иртәгесе көн, шулай ук киләчәк буыннар экологиясе өчен җаваплылыкны бергә бүлешәчәк система булдырырга кирәк. Безнең бурыч - экологияне киләчәк буыннарга бүгенгегә караганда чистарак итеп тапшыру. Технологияләр моны эшләргә мөмкинлек бирә. Һәм бу безнең шәһәр өчен җитди чакыру», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Лекторийдан тыш,Горки-Әмәт урманында һәм Горький исемендәге паркта калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен махсус брендланган савытлар җитештерелә. Ә торак йортларның ишегалларына компания пластик җыю өчен 100 сетка куйган, тагын 300 сетка декабрь уртасына кадәр урнаштырылачак.

Казанда калдыкларны аерым төрләргә бүлеп туплау өчен шартлар тудыру белән беррәттән, халык белән системалы мәгълүмати һәм белем бирү эше оештырылган. Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында икенче ел «Белем бирү учреждениеләрендә калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю» экологик проекты гамәлгә ашырыла. Махсус эшләнгән «Экологик җаваплылык» һәм «Чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю» методик материаллары буенча укучылар өчен бердәм эко-дәресләр, мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү оешмаларында факультатив дәресләр үткәрелә.

«Экогаилә» акциясе ярдәмендә балалар әти-әниләре белән бергә табигатьне саклау алымнары турында беләләр, шулай ук хәлләреннән килгәнчә үз өлешләрен кертәләр - агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утырталар. «Бу уку елында 15 мең икенче сыйныф укучысы «Яшь эколог көндәлеге» белән эшли башлады», – дип өстәде И.Гыйниятуллин.

«Экомәктәп/яшел флаг» халыкара программасында 4 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге баланы үз эченә алган 50 балалар бакчасы катнаша. Шулай ук балалар бакчаларында яшел почмаклар, кышкы бакчалар, тәрәзә төбендә «бакчалар» булдырылган, тикшеренү эшчәнлеге өчен төркемнәрдә «Эксперимент зоналары» формалаштырыла.

Калдыкларны дөрес бүлү турындагы мәгълүматны контейнерларга ябыштырылган этикеткаларда да табарга була. Күпфатирлы йортлардагы стендларда калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю кирәклеге һәм моны эшләү тәртибе турында белешмәләр язылган плакатлар урнаштырылган. Шәһәр урамнарында, реклама билбордларында калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга һәм сортларга аеруга өндәгән социаль реклама күрсәтелә. «Киров һәм Мәскәү районнарындагы торак коммуналь хуҗалык идарәче компанияләренең волонтерларны җәлеп итү буенча яхшы тәҗрибәсе бар. Контейнер мәйданчыклары янында алар халыкка калдыкларны аерым төрләргә бүлүнең өстенлекләрен һәм контейнерлардан файдалану тәртибен сөйлиләр», - дип сөйләде И.Гыйниятуллин.

«Экология һәм чүп-чар җыю мәсьәләсе кагылмаган бер генә кеше дә юк. Без барыбыз да бу эштә катнашырга тиеш. Без бу юнәлештә системалы рәвештә беренче ел гына түгел, хәтта беренче 10 ел гына да эшләмибез, дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнәбез. Бу мәсьәлә беркайда да гади генә хәл ителмәгән. Җиңү өчен, кеше, профессиональ, финанс һәм вакыт ресурсларыннан тыш, кешеләрнең ментальлеген дә үзгәртергә кирәк. Мин бу хакта күп тапкыр әйттем һәм тагын бер кат ассызыклап әйтәм, бу – иң авыры. Бу зур һәм катлаулы, әмма бик мөһим юл. Шуңа күрә безгә бу эшкә балаларны җәлеп итәргә кирәк, һәм без мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем бирү программаларын эшләтеп җибәрәбез», – дип шәрехләде шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.12.2019
Видеорепортаж
02.12.2019 10:43
Барлык яңалыклар