Парклар һәм скверлар дирекциясе полициягә милекне бозу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Казанның «Крылья Советов» паркында вандаллар аскы яктырту прожекторларыннан 16 металл рәшәткәне урлаганнар, ике яктырткычны сындырганнар һәм чүп савытын алып киткәннәр.
Парклар һәм скверлар дирекциясе полициягә милекне бозу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Булган хәл факты буенча тикшерү уздырыла, зыян күләме билгеләнә. Хокук бозучыларны паркта урнаштырылган видеокүзәтү камераларыннан язмалар ярдәмендә ачыклау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр дирекциянең матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, бу - парклар вандализм актына дучар булган беренче очрак түгел. Апрель азагында Декабристлар урамындагы «Фестиваль» җәяүлеләр бульварында билгесез кешеләр өч фонарь һәм чүп савытын ваттылар.
Шәһәр халкы парк һәм скверлар территориясендәге объектларга сак карарга чакыра.