Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2021, 12:21

Казанлылар үзләренә дүрт аяклы дусны «Крылья Советов» паркында узачак «Дай лапу» акциясендә таба ала

Хәйрия чарасында катнашучылар өчен хайваннарны карау турында лекцияләр, квест, шулай ук өйрәтелгән этләрнең күрсәтмә чыгышлары әзерләнгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). 28-нче ноябрь көнне «Крылья Советов» паркында йортсыз хайваннарга ярдәм йөзеннән «Дай лапу» хәйрия акциясе узачак. Казанлылар «Зооцентр» приюты этләре белән аралашып кына калмыйча, үзләренә ошаган дүрт аяклы дусны өйләренә дә алып китә алачак. Шулай ук паркта хайваннарны карау турында лекцияләр, балалар квесты һәм күрсәтмә чыгышлар узачак.

Парк территориясендә «Добрая лавка» оештырылачак. Шәһәр халкы «Зооцентр» приюты тәрбияләнүчеләре өчен азык китерә ала. Моннан тыш, хайваннарны вакцинацияләүнең мобиль пункты да эшләячәк. Казанлылар ветеринария хезмәтләре комплексы (тикшерүдән алып котыру авыруыннан прививкага кадәр) күрсәтеләчәк. Белгечләр шулай ук хайваннарны ничек ашатырга һәм аларны ничек карарга кирәк булуы турында да сөйләячәк.

Акциядә шулай ук белгечләрдән кышкы чорда хайваннарны карау буенча тәкъдимнәр алырга була. Лекцияләр белән ветеринар һәм этләрне дрессировкалау буенча белгеч чыгыш ясаячак. Теоретик белемнәр практика белән ныгытылачак – өйрәтелгән этләрнең күрсәтмә чыгышлары планлаштырылган.

Балалар «Йорт хайваннары эзеннән» квестында катнаша алачак.

Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Ул Казан Мэриясе, Парклар һәм скверлар дирекциясе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Зооцентр» приюты тарафыннан оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, мондый акцияләр Казанда даими үткәрелә. Әйтик, алдагысы 29-нчы август көнне Горький исемендәге парктта узды. Ул вакытта 8 эт яңа йортлы булды, шул исәптән Аяврик кушаматлы көчек тә – аны үзенә шәһәр Мэры Илсур Метшин алды. Элегрәк дүрт аяклыларның булачак хуҗалары белән очрашуы 18-нче июль көнне Горки-Әмәт урманында узды, ул вакытта шулай ук 8 эт урнашты. 12-нче сентябрьдә Урицкий исемендәге паркта узган акциядә тагын дүрт эт яңа йортлы булды.

Барлык яңалыклар