Алар BLT Built Design Awards халыкара премиясе җиңүчеләре арасына керде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Казансу елгасының үсеш стратегиясе һәм Кабан күле яр буе архитектура, интерьер дизайны һәм төзелеш өлкәсендә дөньяның иң яхшы проектлары рәтенә керде. Бүген BLT Built Design Awards халыкара премиясе нәтиҗәләре игълан ителде.
Кабан күле яр буе «Ландшафт» категориясендә җиңүче булды. Концепциянең авторлары Turenscape+MAP консорциумы, эскиз проекты «Архитектур десант» бюросы тарафыннан эшләнгән.
Казансу үсеше стратегиясе «Шәһәр төзелеше: комплекслы үсешнең эре проектлары» категориясендә җиңү яулады. Аның авторы – Orchestra архитектура студиясе. Ике проектның да кураторы – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы җәмәгать урыннарын үстерү программасының рәсми аккаунтында.
Farmani Group компаниясе тарафыннан гамәлгә куелган BLT Built Design Awards премиясе соңгы 5 ел дәвамында гамәлгә ашырылган архитектура, интерьер дизайны һәм төзелеш өлкәсендәге проектларга бирелә. Анда тәҗрибәле белгечләр дә, студентлар да катнаша. Эксперт жюри җиңүчеләрне дүрт категориядә билгели: елның архитектура дизайны, елның интерьер дизайны, елның төзелеш продукты һәм елның проект менеджменты.