Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2021, 17:43

Кабан күле буенда «Иске Татар бистәсе аксакаллары» фотокүргәзмәсе уза

Фотосурәтләрдә шәһәрнең татар сәүдәгәрләре токымыннан булган 16 шәһәр кешесе һәм шәһәрнең тарихи районы аксакаллары сурәтләнгән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Казанның Кабан күле яр буенда «Иске Татар бистәсе аксакаллары» фотокүргәзмәсе уза. Фотосурәтләрдә шәһәрнең татар сәүдәгәрләре токымыннан булган 16 шәһәр кешесе һәм шәһәрнең тарихи районы аксакаллары сурәтләнгән. Сурәтләрне фотограф Булат Арсланов ясаган, ул Яр Чаллыда туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши һәм эшли, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Фотокүргәзмә геройларының күпчелеге Иске Татар бистәсендә үскән. Хәтта шәһәрнең башка районнарына күченеп киткәннәр хәзер дә әлеге тарихи территория тормышында катнаша: экскурсияләр үткәрә, китаплар чыгара, шәһәр хакимиятенә мәдәни-тарихи мирасны саклауда булыша, йортлар торгыза, тарихи һәйкәлләрне саклау өчен актив эшләр башкара.

Барлык яңалыклар