Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.07.2021, 14:55

Горки-Әмәт урманында узган акциядә казанлылар үзләренә яңа дүртаяклы дуслар тапты

Алты эт инде хуҗалары белән киткән, тагын икесен приюттан киләсе атнада алып китәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль, Ксения Швецова). Бүген Казанның Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр «Яңа дустыңны тап» акциясе узды. Дистәләгән шәһәр халкы этләрне урамда йөртү мәйданчыгына җыелды, анда дүртаяклы дуслар белән аралаша алды. «Зооцентр» приютыннан казанлылар белән очрашуга төрле яшьтәге 12 йорт хайванын – ике айлык көчекләрне дә, олы яшьтәге этләрне дә алып килделәр. Акция нәтиҗәләре буенча алты дүртаяклы инде үз йортын тапкан, тагын ике этне приюттан киләсе атнада алып китәчәкләр.

Кинологлар: теләсә нинди эт өйрәтүгә бирелә, тик аларның һәркайсына үз алымы кирәк

Шәһәр Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан оештырылган акция 11:00 сәгатьтә башланды һәм приютның дустанә яшәүчеләре белән аралашырга теләүчеләрне җыелды. Күргәзмәгә китерелгән барлык этләр вакцинацияләнгән һәм стерильләштерелгән. Чара кунаклары арасында ял көнен Горки-Әмәт урманында үткәрүче казанлылар да, максатчан рәвештә йорт хайваны алырга килгән кешеләр дә бар иде.

Шәһәрдә яшәүче Екатерина Калебанова дүртаяклы дустын алдан ук сайлап куйган. «Болонкага охшаган әлеге этне социаль челтәрләрдә күрдем һәм шунда ук аның минеке булуын аңладым – йөрәгем тетрәнеп куйды. Ничек аңа гашыйк булмаска мөмкин! – дип сөйләде Екатерина. – Мин гомумән этләрне бик яратам, миндә аларны асрау тәҗрибәсе бар. Минем әти-әниемдә охшаш ике эт яши. Аны үземә алуыма бик шатмын. «Зооцентр» хезмәткәрләре миңа кирәкле бөтен мәгълүматны бирде, ветеринария табибы аны карау буенча киңәшләр белән бүлеште. Ул кыз, мин аны Шанти дип атыйм. Өйгә үзем генә кайтмавыма бик шатмын. Бүген һәр эт үз йортын табар дип ышанам».

 


 

Бу чара өйләрендә йорт хайваннары асраучылар өчен дә файдалы булды – алар белгечләргә – ветеринарларга, зоопсихологларга һәм кинологларга сораулар бирә, этләрне карау һәм өйрәтү буенча киңәшләр ала алды. Дүртаяклыларны ничек итеп дөрес өйрәтергә, йортта яңа яшәүче барлыкка килүенә ничек әзерләнергә, яки йортсыз эт белән үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында кинолог Регина Мөхәммәтханова сөйләде.

«Теләсә нинди эт теләсә кайсы яшьтә өйрәтүгә бирелә, һәркайсына үз алымы кирәк. Мәсәлән, кайсынадыр команданы истә калдыру өчен өч тапкыр кабатлау да җитә, ә кайсына – 30. Сабыр итәргә кирәк, – диде Регина, тәҗрибәсе белән уртаклашып. – Эт белән контактны акрынлап төзергә кирәк. Кайчакта хуҗаның дөрес булмаган яки бәйләнчек тотышы аркасында эт агрессия күрсәтә ала. Тик бу эт агрессив дигән сүз түгел, бары тик сез аның сигналларын аңламадыгыз. Аңа уңайсыз булырга мөмкин, бәлки, ул куркадыр яки стресс кичерәдер».

Регина үз вакытында гадәти урам этен сыендырган һәм аның белән шөгыльләнә башлаган. Акциядә катнашучыларга ул йорт хайванына өйрәтергә өлгергән кызыклы трюкларны күрсәтте: эт оялуын күрсәтә, аяк әйләнәсендә «сигезлеләр» ясый, шул ук вакытта артка таба хәрәкәтләнә, арткы тәпиләрендә бии белә һәм башкалар.

Ел ярым эчендә «Зооцентр»дан казанлылар 1200 этне өйләренә алган

Бүген «Зооцентр»да шәһәр урамнарыннан тотылган 608 йортсыз эт яши. Узган ел белгечләр 3,7 мең эт тоткан, шуларның 611-ен алар урнаштыра алган. Ә ел ярым эчендә 1200 эт үз йортын тапкан.

«Бүгенге чараның максаты – приютларда яшәгән этләрне алуны популярлаштыру. Безнең өчен йортын тапкан һәр хайван – зур шатлык һәм бәйрәм, – дип сөйләде «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин.



Этне приюттан алган кеше белән килешү төзелә – ул дусты өчен җаваплы булуын аңлый, дип өстәде Р.Нуруллин. «Бездә бөтенләй кечкенә ике һәм өч айлык көчекләр бар. Без хуҗага, һичшиксез, эткә алты ай булгач, аны ветеринарга алып килергә, вакцинацияләргә һәм стерильләштерергә кирәк булуын әйтәбез. Шуннан соң без халыкара үрнәктәге чип кертәбез. Бу кирәк, чөнки көз көне хайваннарны мәҗбүри теркәү турында закон үз көченә керәчәк – без бу юнәлештә алга таба барабыз, – дип аңлатты «Зооцентр» директоры. – Хуҗаның кулына кирәкле булган бөтен мәгълүматлар теркәлгән документлар тапшырыла».

Приютта яшәүче этләр шәһәр урамнарында тотылган. Алар барысы да сәламәт һәм кирәкле медицина процедураларын үткән. «Тотканнан соң без сукбай этләрне вакцинациялибез һәм стерильләштерәбез, шуннан соң колагына тамга салабыз яки чип кертәбез, – дип искә төшерде Р.Нуруллин. – Йортларга урнаштырыла алмаган агрессив һәм эре булмаган этләрне без кире яшәү мохитенә чыгарабыз. Шулай да, нигездә, хәзер тотылган этләрне мөмкин кадәр күбрәк яңа хуҗаларга урнаштыруга басым ясыйбыз».

Исегезгә төшерәбез, Горки-Әмәт урманындагы акция мондый чараларның беренчесе булачак. Киләсе акцияләрне августта Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында урнашкан паркта, сентябрьдә – Урицкий исемендәге паркта һәм шәһәрнең башка паркларында үткәрү планлаштырыла.

Бистәләрдә этләрнең 70-80%-ы үзләре генә йөри

Казанда этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерүнең мобиль пунктлары эшләвен дәвам итә. Кичә Алар Идел буе районының Салмачы һәм Отар бистәләренә чыкты. Р.Нуруллин сүзләренә караганда, бистә халкы бу яңалыкны югары бәяләгән. «Без халыктан яхшы фикеләр алдык һәм кайбер бистәләргә инде берничә тапкыр чыгабыз, – дип билгеләп үтте ул. – Шулай ук Дәүләт ветеринария берләшмәсе белән берлектә без шәһәрнең тугыз ветеринария хастаханәсендә медицина процедураларын үткәрәбез. Хуҗалар теләге буенча без йә халыкара үрнәктәге чип кертәбез, шуның белән аларны мәгълүматлар базасына кертеп, йә эт колагына тамга салабыз».

 


Бу эш киләчәктә шәхси секторда сукбай этләр барлыкка килүдән котылырга ярдәм итәчәк, дип саный белгечләр. «Бүген бистәләрдә этләрнең 70-80%-ы үзләре генә йөри. Бу аларның контрольсез үрчүенә китерә. Без хәзер әкренләп бу мәсьәләне хәл итәбез, – дип нәтиҗә ясады Р.Нуруллин.

Исегезгә төшерәбез, 24-нче июльдә, мобиль пункт Авиатөзелеш районының Северная бистәсенә, 31-нче июльдә Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсенә, 7-нче август көнне Совет районының Константиновка бистәсенә юл тотачак. Мобиль пунктларның алга таба чыгу графигы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып формалаштырылачак. Гаризаларны Торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.

 


Фоторепортаж
Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр «Яңа дустыңны тап» акциясе узды
Видеорепортаж
18.07.2021 13:24
Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр «Яңа дустыңны тап» акциясе узды
Барлык яңалыклар