Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2021, 11:04

«Иске шәһәр» префектурасында Яңа ел кичәсе ике телдә үткәреләчәк

Казан халкын һәм башкала кунакларын татар халкының гореф-гадәтләрен истә тотып, кышның иң матур бәйрәме белән Габдулла Тукайның әдәби музее таныштырачак

Казанлылар һәм башкаланың күп санлы кунаклары Яңа ел көннәрендә татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша алачак. Габдулла Тукайның әдәби музее «Шамил йортында Яңа ел» дип исемләнгән театральләштерелгән интерактив проект тәкъдим итә. Чара татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Музейга килүчеләр Казанда революциягә кадәр татарларның төп кышкы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләрен һәм бөек Тукаебыз үзенең шигырьләрендә әлеге бәйрәмне ничек тасвирлавын беләчәкләр.

 

Моннан тыш, проект кысаларында кунаклар музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч квестта катнаша алачак, шулай ук алар татар халык уеннарын уйнап, Яңа елда башкарыла торган әйлән-бәйлән җырларын җырлап, концерт карый алачак.

 

«Шамил йортында Яңа ел» кичәсе 15 нче декабрьдән 30 нчы декабрьгә кадәр уздырыла. Бу вакытта эпидемиягә каршы таләпләрне үтәү мәҗбүри булып тора.

 

Тулырак мәгълүматны 8(843) 590-86-67 номеры яки WhatsApp ярдәмендә +79274406462 номеры аша белергә мөмкин.

 

Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендә Г.Тукай урамы, 74 йортта урнашкан.

 

Барлык яңалыклар