Төп тема җәмәгать киңлеген вакыйгалар белән баету булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). 14-нче ноябрьдә Казанда «Мәскәү» мәдәни үзәге мәйданчыгында «Урицкий исемендәге парк тормышы һәм үсеш планнары: алга таба ни булыр?» темасына иҗтимагый фикер алышу узачак. Теләгән һәркем паркны үстерү турындагы фикерләре белән уртаклаша ала.
Булачак фикер алышуның төп мәсьәләләреннән берсе - паркны яңа ел каникуллары вакытында вакыйгалар белән тулыландыру. Архитекторлар һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе вәкилләре белән бергә шәһәрлеләр яңа ел чыршысының кайда урнашачагын, яңа скейт-мәйданчыкларның куркынычсызлыгы өчен нәрсә эшләргә кирәклеген, паркка нинди чаралар кирәклеген хәл итә алачак.
Моннан тыш, җәмәгатьчелек фикер алышуында катнашучылар паркта хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләре, сәүдә объектлары эше кебек темаларга кагылачак.
Җәмәгатьчелек фикер алышуы «Мәскәү» мәдәни үзәгенең баллар үткәрү залында узачак, ул 19.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.