Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 11:28

«Казан» гаилә үзәге янындагы чыршыны карарга 400 меңгә якын кеше килгән


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Ачылган вакытыннан бирле «Казан» гаилә үзәге янәшәсендәге боз шәһәрчегенә һәм анда урнаштырылган үзәк чыршы янына 395 меңнән артык кеше килгән. Әлеге мәйданчык шәһәрдә кешеләр күпләп йөри торган мәйданчык булды. 18 шәһәр җәмәгать киңлегендә Татарстан башкаласының 451 мең кешесе һәм кунаклары өчен барлыгы 160 чара: мастер-класслар, балалар спектакльләре, спорт ярышлары һәм бәйрәм концертлары күрсәтелде. 14-нче декабрьдән 14-нче гыйнварга кадәр Казанда уза торган «Паркларда кыш» чаралар программасы нәтиҗәләре турында бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров сөйләде.

«Бәйрәмнәрне паркларда үткәрү бүген яхшы гадәткә әверелеп килә»

«Быел шәһәрнең Яңа ел иллюминациясенә аерым игътибар бирелде. Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш 18 иҗтимагый киңлек территориясендә барлыкка килде, шуларның 10-ысында Яңа ел чыршылары урнаштырылды. Аерым бизәлеш «Черек күл» паркында булдырылды, – дип билгеләп үтте М.Закиров һәм быел бәйрәм рухында бизәү беренче тапкыр Лядской бакчасында, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Комсомолец» паркында тормышка ашырылды, дип өстәде. Урицкий исемендәге паркта күл каналы яңача бизәлде, Дәрвишләр бистәсенең Мир урамы буенча урнашкан скверда керү төркемен, аллеяны бәйрәмчә бизәделәр, яңа чыршы куйдылар. Шулай ук биредә Кыш Бабай йорты һәм бәйрәм ярминкәсе дә барлыкка килде. Горки-Әмәт урманындагы Cube контейнер үзәге дә бәйрәмчә бизәлде, ә урман өлешендә бер шигырьнең рус һәм татар телләрендәге светодиод юллары эленде.

«Бәйрәмнәрне бәйрәм өстәле артында гына түгел, ә иҗтимагый киңлекләрдә, паркларда үткәрү дә инде яхшы, сәламәт гадәткә әверелә, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Бездә шәһәр халкына тәкъдим итәрлек нәрсәләр бар, без моның өстендә күп эшлибез һәм моны Яңа ел бизәлешендә чагылдырырга тырыштык». Шәһәр башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, бәйрәмнәр вакытында башкала халкы һәм кунаклары тарафыннан бик күп уңай фикерләр килгән, ә шәһәр мәйданчыкларына булган ихтыяҗның төп күрсәткече булып килүчеләр санының күп булуы тора.

14-нче гыйнвардан шәһәр паркларында һәм урамнарында Яңа ел бизәлеше элементларын демонтажлау башланачак, дип хәбәр итте М.Закиров. «Әмма боз шәһәрчеге һәм үзәк чыршы, Бауман урамындагы һәм «Черек күл» паркында урнашкан шугалактагы ут инсталляцияләре шәһәр халкын март аена кадәр сөендерәчәк. Моннан тыш, кыш дәвамында паркларда спорт ярышлары, концертлар һәм бәйрәмнәр узачак», - диде ул.

Районнарда җәлеп итү үзәкләре – «Крылья Советов», «Сосновая роща», «Калейдоскоп» парклары, Мир урамы буенча урнашкан сквер

Яңа елны шәһәр паркларында каршылау традициягә әверелеп килә, дип билгеләп үтте М.Закиров. Өченче ел рәттән программа ике урында — «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янында оештырыла. 2020 елны биредә 50 мең казанлы һәм шәһәр кунаклары каршы алды.

«Крылья Советов», «Сосновая роща», «Калейдоскоп» паркларында, Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамы буенча урнашкан скверда Яңа ел чаралары шәһәр районнарында үзенә җәлеп итү үзәгенә әйләнде. Бәйрәм чаралары биредә көн саен үткәрелде, моннан тыш, бу мәйданчыкларда традицион Яңа ел ярминкәсе дә тәкъдим ителде, дип сөйләде спикер.

Кышкы программаның төп чаралары түбәндәгеләр булды: Бауман урамындагы «Кыңгыраулар парады», Санкт-Петербургтан яшь музыкантлар концерты,Горки-Әмәт урманында «Меджикул» төркеме һәм җырчы Тося Чайкина чыгышы, «Ак чәчәкләр» бульварында яшь татар башкаручылары концерты, «Крылья Советов» паркында ретро-карнавал, театр тамашалары.


«Горький исемендәге паркта узган «Казан чаналары» үзешчән чаналар фестивален аерым билгеләп үтәм. Беренче тапкыр ул узган ел булды, ә тамашачылар һәм катнашучылар ярдәме белән фестиваль ел саен үткәрелә. Төп бүләк өчен ярышырга республиканың төрле шәһәрләреннән командалар килгән иде. Чара шәһәрлеләрдә зур кызыксыну уятты», - диде М.Закиров.

Парклардагы мәдәни программаның хедлайнеры - Мәскәүнең «Высокие братья урам театры булды. Артистлар бушлай 10 интерактив тамаша күрсәттеләр. Казанда беренче тапкыр «Кыш студиясе» күчмә сәхнәсе эшләде. 13 көн эчендә мобиль платформа 20 шәһәр локациясендә булды, бу вакыт эчендә студиядә 14 артист чыгыш ясады. «Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен тагын бер бүләк - Горки-Әмәт урманында чын кар лабиринты барлыкка килү. Мәйданчык шунда ук яңа кышкы үзенә җәлеп итү ноктасына әверелде. Лабиринтны оештыруга 2 атна вакыт һәм 15 мең куб кар киткән. Киләсе елда без бу инициативаны кабатларбыз дип өметләнәбез», – диде спикер.

М.Закиров билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре чорында җәмәгать киңлекләре территориясендә шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. «Хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау системасы, Тышкы төзекләндерү комитеты, «Горводзеленхоз», «Казэнерго» хезмәткәрләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә иҗтимагый киңлекләр территориясендә тәртипне тәэмин итү ныклы контрольдә булды һәм шулай булып кала да», – диде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.01.2020
Видеорепортаж
13.01.2020 10:48
Барлык яңалыклар