Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2020, 14:01

28 марттан 5 апрельгә кадәр Казан йортларында суны һәм электрны планлы сүндерү тыела.

Агымдагы атнада шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләренең эше көчәйтеләчәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Алинә Бережная). Казанда 28-нче марттан 5-нче апрельгә кадәр коммуналь ресурсларны планлы сүндерү тыелган, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә йогынты ясамый торган планлы ремонт эшләре туктатылган. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

Бөтен ил эшләми торган атнада Казанның торак-коммуналь хезмәтләре өстәмә дежур бригадалар кертү белән көчәйтелгән режимда эшлиләр, диде И.Гыйниятуллин.

Диспетчерлык хезмәтләре һәм call-үзәкләр тәүлек буе эшләүләрен дәвам итәләр. Каты коммуналь калдыкларны чыгару үз вакытында башкарылачак, ә кирәк була калса, чыгару күләме арттырылачак.

Күпфатирлы йортларның подъездларында лифтларда һәм мәгълүмат стендларында коронавирус инфекциясенең куркынычы турында халыкка мәгълүмат бирү өчен профилактик чаралар һәм, кайнар линия телефоннары номерларын күрсәтеп, өлкән яшьтәге гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат урнаштырылган.

И.Гыйниятуллин искәрткәнчә, 18-нче марттан Казанда күпфатирлы йортларда гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекцияләү уздырыла - махсус чаралар белән керү һәм тамбур ишекләре, ишек тоткалары, сүндергечләр, култыксалар, чакыру төймәләре, лифт һәм домофоннар панеле, почта әрҗәләре, стеналар һәм идәннәр эшкәртелә. Эшкәртүче хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән, дип ассызыклады ул.

Шулай ук казанлыларның күпфатирлы йортларда гомуми файдаланудагы урыннарны дезинфекция белән эшкәртүгә мөстәкыйль гариза бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен «Ачык Казан» системасы сайтында гариза калдырырга яисә call-үзәккә 063 һәм +7(843)236-41-23 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк. «Профилактик чаралар тулылыгы өчен гражданнарга үз фатирларының керү ишекләрен, ишек тоткаларын, йозакларын һәм ишек кыңгырауларын үзлегеннән дезинфекция белән эшкәртү тәкъдим ителде», - диде И.Гыйниятуллин.

Казан Мэры Илсур Метшин эшләми торган атна булуга карамастан, торак-коммуналь хезмәтләрнең атна буе көчәйтелгән режимда эшләвен белдерде. «Без киеренке графикта эшлибез - су, электр энергиясенең күпләп кулланылуы, чүп-чар барлыкка килү. Шәһәрнең авария хезмәтләре, шулай ук җаваплы җитәкчеләр югары әзерлектә булырга тиеш», - дип йомгаклады И.Метшин.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 30.03.2020
Видеорепортаж
30.03.2020 11:45
Барлык яңалыклар