Бу җылылык йөртү җайланмаларында су агу урыннарын ачыклау эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). 22-нче ноябрь көнне Казанда җылылык чыганаклары таралу урыннарын ачыклау буенча эшләр үткәреләчәк. Моның өчен «Азино»
котельныеннан магистраль җылылык үткәргечләр челтәренә яшел төстәге «Уранин-А» агызачаклар.
Шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән яшел су акканын күргән очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да, диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүләрен сорыйлар:+7(843)291-87-95 (күп каналлы).
Уранин-А җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.