Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2019, 14:20

Кечкенә «кондуктор» Илья Рубцов ПАТП-4 муниципаль унитар предприятиесендә экскурсиядә булды

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Алинә Бережная). Казанда ПАТП-4 үз хезмәткәрләренең балалары өчен экскурсияләр үткәрергә планлаштыра. Автотранспорт предприятиесендә булганда балалар автобусларда нинди кузовлар һәм двигательләр булуын белә, транспортның ничек төзәтелүен күрә, машина йөртүче кабинасында утырып карый алачаклар. Экскурсия маршрутын беренче булып 54-нче номерлы маршрут автобусы йөртүчесе Алексей Рубцовның улы - 9 яшьлек Илья Рубцов сынап карады.

Исегезгә төшерәбез, берничә атна элек шәһәр пабликларының берсендә Казан автобусының кечкенә «кондукторы» Илья Рубцовның фотосурәте пәйда булды. Малай әтисеннән үзе белән эшкә алуын сораган һәм автобус салонында берничә тукталыш дәвамында кондукторга пассажирларга билетлар тапшырырга ярдәм иткән. ПАТП-4 җитәкчелеге малайның машина йөртүче һәм кондуктор эше белән якыннан танышу теләген бәяләде һәм аны предприятиегә экскурсиягә чакырды.

Илья кечкенәдән техника белән кызыксына, җәмәгать транспорты йөртүче эше турында әтисе сөйләве буенча белә. Алексей Рубцов инде 18 ел автобус йөртүче булып эшли. «Миңа әти белән бергә вакыт үткәрергә ошый, мин хәтта аңа машина төзәтергә дә ярдәм итәм. Мин дә автобус йөртүче булырга телим. Әтиемнең ничек эшләвен күрү миңа һәрвакыт кызык иде», - дип сөйләде Илья.

ПАТП-4 муниципаль унитар предприятиесе директорының эксплуатация буенча урынбасары Альберт Дәүләтшин Ильяга автобусның газ ягулыгында ничек эшләвен күрсәтте. Малай автобус руле артында утырып карый, төймәләргә басып ишекләрне ачарга һәм ябарга өйрәнә.

Илья автобусларның ничек төзәтелүен дә күрә. Альберт Дәүләтшин хәбәр иткәнчә, һәр рейс алдыннан автобуслар мәҗбүри тикшерү уза, һәм ниндидер җитешсезлекләр булса, алар шунда ук төзәтелә. Рейс алдыннан автобусларны махсус автомойкаларда юалар.

Шулай ук малай кондукторларның пассажирларга ничек хезмәт күрсәтүләрен дә белде. Илья зур кызыксыну белән яңа валидаторларның эш принцибы турында тыңлады. «Бу пассажирларга билетлар бирү өчен эшләнгән яңа җайланмалар, бер төймәгә басасың һәм билет чыга», – дип аңлатты Ильяга ПАТП-4 муниципаль унитар предприятиесе кондукторлары башлыгы Елена Семелева.

Экскурсия ахырында Ильяга мәктәп укучысы тупланмасы тапшырылды. ПАТП-4 муниципаль унитар предприятиесенең хокук һәм административ мәсьәләләр буенча директор урынбасары Анна Сәгыйтова малайга яңа уку елында уңышлар теләде һәм аны киләчәктә предприятиегә эшкә чакырды.

ПАТП-4 хезмәткәрләре балалары өчен мондый экскурсияләрне даими рәвештә үткәрү планлаштырыла. «Балаларга әти-әниләренең кайда һәм ничек эшләвен күрү һәрвакыт кызыклы. Бәлки бу балаларның һөнәри юнәлеш сайлауларына керткән өлешебез булыр һәм алар үз әти-әниләре үрнәгендә предприятиегә эшкә килерләр», - диде Ә.Сәгыйтова.

Фоторепортаж
Кечкенә «кондуктор» Илья Рубцов ПАТП-4 муниципаль унитар предприятиесендә экскурсиядә булды
Барлык яңалыклар