Казанлылар яр буе зонасын заманча диджей-сетлары астында җыештырачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 9-нчы октябрьдә Казанда «Өмә party – чиста уеннар» экологик ярышлары узачак. Шәһәр халкы «Савиново» паркының яр буе территориясен чистартып кына калмыйча, вакытын да күңелле үткәрә алачак. Мондый форматтагы акция шәһәрдә икенче тапкыр үткәрелә.
Өмә заманча диджей-сетлары астында узачак. Бу юлы шәһәрлеләр җыештыруда командаларда гына түгел, ә мөстәкыйль рәвештә дә катнаша ала. Акциягә кушылырга теләүчеләрнең барысына да теркәлергә һәм катнашу формасының берсен (2-3 кешедән торган камонда яки мөстәкыйль) сайларга кирәк. Уенчыларның яше чикләнмәгән, әмма балигъ булмаганнарның өлкәннәр белән килүе, мәслихәт.
Теркәлгәннән соң оештыручылар катнашучыларны Whats App социаль челтәрендәге чатка өстәячәк. Шуннан соң катнашучыларга тулы күрсәтмәләр һәм геолокация җибәреләчәк.
Чара 14:00 сәгатьтә планлаштырылган. Өмәне Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештыра.