Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2019, 15:13

Үзмәшгульләр «Казан» агросәнәгать паркында үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр

Ярминкәдә шәһәр халкы кондитер әйберләре, сувенирлар, бәйләгән әйберләр, җиләк-җимеш чипсы һ.б. сатып ала ала.


(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь, Ксения Швецова). «Казан» агросәнәгать паркында икенче көн ярминкә уза, биредә үзмәшгуль гражданнар үз продукцияләрен саталар. Ярминкәдә шәһәр халкы кондитер әйберләре, сувенирлар, бәйләгән әйберләр, җиләк-җимеш чипсы һ.б. сатып ала ала. Тәкъдим ителгән товарларның төрле ассортименты белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров та танышты. Ул үзмәшгульләр белән аралашты һәм Казанда атна саен 500-гә якын кеше теркәлүен билгеләп үтте.

«Алга таба үсү, үз эшеңне киңәйтү, бер урында тормау»

Мондый ярминкәләр үткәрү - үзмәшгульләргә ярдәм итүнең иң нәтиҗәле һәм кирәкле чараларның берсе, алар шул рәвешле үз эшләренә игътибар җәлеп итү һәм продукциягә ихтыяҗны арттыру мөмкинлеген ала, дип билгеләп үтә белгечләр. Шимбә көнне агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, шуңа күрә бирегә күп кенә сатып алучылар килә, алар үзмәшгульләр товарлары белән дә таныша алалар.

«Бу инде, мин катнашкан Горки-Әмәт урманындагы маркеттан соң, икенче ярминкә, - дип сөйләде үзмәшгуль Роберт Рамазанов. - Безнең проект «Яратам» дип атала. Без шикәр һәм өстәмәләрдән башка как һәм җиләк-җимештән чипсы әзерлибез. Үзмәшгуль кеше буларак якынча ике ай элек теркәлдем. Иң мөһиме - бу миңа үзем турында башкаларга җиткерү мөмкинлеге бирде. Төрле чараларда, семинарларда катнаша башладым. Әлеге чаралар барысы да алга таба үсәргә, үз эшемне киңәйтергә, бер урында таптанмаска теләвемне аңларга ярдәм итте».

Ярминкәдә бушлай консультация алырга һәм үзмәшгульлек сыйфатында теркәлергә мөмкин. Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәген гамәлгә куючы Юлия Райнвайн сүзләренә караганда, яңа статуска күчүнең барлык өстенлекләре турында белергә теләүчеләр аз түгел. «Шәһәрлеләргә актив консультацияләр бирәбез, аларга теркәлү узарга кирәклекне ачыкларга ярдәм итәбез. Потенциаль үзмәшгуль кешеләрнең кызыксынуы бар», - дип билгеләп үтте Ю.Райнвайн. Агросәнәгать паркында ярминкә сынау режимында үткәрелә, дип өстәде ул. «Әлегә без биредә нинди товарларга ихтыяҗ булуын, әлеге мәйданчыкка кемнәрне чакырырга икәнлекне ачыклыйбыз, - дип аңлатты ул. - Киләчәктә алар белән очрашачакбыз - билгеле бер күзәтүләр бар инде. Мәсәлән, агач эшләнмәләренә, сувенирларга ихтыяҗ зур икән. Ә менә азык-төлеккә азрак».

Сатып алучыларның игътибарын хайваннар, үсемлекләр, җиләк-җимеш рәвешендә ясалган сабыннар да җәлеп итә. Бу эшләнмәләр - өч елдан артык сабын ясау белән шөгыльләнүче Римма Семинаның хезмәт нәтиҗәсе. «ИТ-компаниядәге төп эштән тыш, элек бу минем хобби иде. Соңыннан эштән киттем һәм хәзер бары тик моның белән генә шөгыльләнәм, - дип сөйләде Р.Семина. - Мин үзмәшгульлек сыйфатында үсәр өчен теркәлдем. Миңа сатуны арттырырга, күбрәк табыш алырга кирәк. Планнарда - сабын кайнатуны өй кухнясыннан профессиональ җитештерүгә кадәр үстерү».

0И.Шакиров сүзләренә караганда, әлегә ярминкә сынау режимында уза, әмма ул уңышлы чыкса, аны даими рәвештә эшләячәкләр.

Казанда үзмәшгульләр саны 11 мең кешегә җиткән

Татарстан Россия Федерациясенең өч субъекты (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Калуга өлкәсе) белән беррәттән яңа махсус салым режимын – һөнәри керемгә салым кертү буенча пилот проектында катнаша, дип искәртте И.Шакиров. Яңа салым режимы яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә салым түләтүнең ташламалы шартларын булдыра, салым һәм бухгалтерлык хисапларын бирергә, керемнәр һәм чыгымнар китабын алып барырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, яңа режим кулланучы шәһәрлеләр физик затларның кеременә ясала торган салымнан азат ителә. Бу режимда салым ставкасы физик затларга хезмәт күрсәткәндә - 4%, юридик затларга 6%-тан артмый.

«Казанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 11 меңгә якын кешегә җитте, әлеге статусны атнага 500 кеше ала, - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Шәһәр халкы үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән экспериментны уңай бәяли. Алар өчен иң мөһим плюсларның берсе - хокук кырына чыгу һәм законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен штрафка тартылмау. Керемне легальләштерү, кредит тарихын формалаштыру, керемнәр турында белешмә алу мөмкинлеге үзмәшгульнең түләү мөмкинлеген расларга һәм үз эшеңне алга таба үстерү өчен кредит алырга ярдәм итәчәк».

Якын арада федераль законга үзмәшгуль гражданнарга кече һәм урта эшмәкәрлекнең гади субъектлары белән беррәттән дәүләт ярдәме чараларының барлык спектрыннан да файдаланырга мөмкинлек бирәчәк үзгәрешләр кертү планлаштырыла, дип өстәде И.Шакиров.

Ел башыннан Татарстанда һәм аның башкаласында үзмәшгуль гражданнар белән актив эш алып барыла - алар өчен лекцияләр, семинарлар һәм чаралар үткәрелә, чара барышында алар үз товарларын сата алалар. Горки-Әмәт урманында узган үзмәшгульләр фестивале шундый чараларның иң зурларыннан берсе булды, чарада катнашучылар ике көн эчендә ике атналык продукция әйләнешен саттылар. «Без үзмәшгуль шәһәрлеләргә һәрьяклап ярдәм итәргә, алар өчен товарлар сату каналлары булдырырга омтылабыз. Алар өчен аерым мәйданчыкларны Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрдә дә ясарга телибез. Әлеге эшне без дәвам итәчәкбез», - дип сөйләде И.Шакиров.

Исегезгә төшерәбез, керемнәре ел дәвамында 2,4 млн сумнан артмаган шәхси эшмәкәрләр дә, физик затлар да үзмәшгуль сыйфатында теркәлә ала. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнү өчен салым түләүче сыйфатында исәпкә басарга кирәк. Моны «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә эшләргә мөмкин, шулай ук теркәлү вакытында консультацияне күп функцияле үзәк офисларында алырга мөмкин.

Фоторепортаж
Үзмәшгульләр «Казан» агросәнәгать паркында үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар