Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2019, 15:48

Илсур Метшин: «Илкүләм проектлар белән бергә оештырылган республика программалары шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә»


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Алсу Сафина). 2019 елда Казан 10 илкүләм проектның 8-ен гамәлгә ашыруда катнашты. Алар буенча эш икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармаклары буенча 21 төбәк проекты кысаларында алып барылды. Республика программаларын илкүләм проектлар белән бергә тормышка ашыру шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

«Илкүләм проектлар белән бергә оештырылган республика программалары безнең планнарыбызны бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә. Уртак тырышлык синергетик нәтиҗә бирә, без моны юллар, парклар һәм скверлар, торак фонд, мәдәният учреждениеләре буенча күрәбез, – диде шәһәр башлыгы. - Ахыр чиктә боларның барысы да шәһәр халкының уңайлы яшәешен һәм тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән».

Мэр Казан туучылар саны буенча лидерлар рәтендә, шәһәр үсә бара, дип ассызыклады. «Шуңа күрә киләсе елда без балалар бакчалары, мәктәпләр төзү, торак фондны, социаль мәдәният учреждениеләрен капиталь төзекләндерү буенча республика һәм президент проектлары белән берлектә илкүләм проектларны тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез», – диде И.Метшин. Ул искәрткәнчә, өч елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарасы бар. 

2020 елда «Демография» илкүләм проекты буенча ике ясалма ареналы боз сарае төзелеше башланачак

2019 елда Татарстан башкаласында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов сөйләде. Әйтик, Казанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өч төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылган. Беренче чиратта яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар бакчаларында урыннар проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү» төбәк проекты буенча быел 2170 урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзү планлаштырылган иде, шуларның яртысы - 3 яшькә кадәрге балалар өчен. Хәзер 9 балалар бакчасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. 2020 елның беренче кварталы башында Профессор Камай урамында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасының икенче бинасын ачу планлаштырыла.

Казанлыларның гомер озынлыгы күрсәткече, А.Вәлиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 75,5 ел тәшкил итә. Махсус гериатрик кабинетлар булдыру хисабына да шәһәрлеләрнең гомер озынлыгын 79 яшькә кадәр җиткезү күздә тотыла. Бүген Казанда медицина оешмалары базасында 12 гериатрия кабинеты ачык. Авыррак пациентлар стационарда дәваланалар, Казанда «гериатрия» профиле буенча 42 койка булдырылган. Поликлиника кабинетларында - 12, стационарда 5 табиб эшли. «Казанда өлкән буын кешеләре саны 300 меңнән артып китә, һәм бу сан елдан-ел ышанычлы рәвештә арта», - дип билгеләп үтте Икътисади үсеш комитеты рәисе. «Өлкән буын» төбәк проекты татарстанлыларның гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Узып баручы елда «Спорт – тормыш нормасы» проекты кысаларында «Динамо» спорт мәктәбе өчен хоккей җиһазлары бүлеп бирелде, аның бәясе - 1 млн сумга якын. Ә 2020 елда ике ясалма ареналы боз сарае төзелеше, шулай ук «Тасма» стадионында йөгерү юлларын алыштыру көтелә.

Үзенчәлекле балаларның ата-аналары консультациясе өчен өч балалар бакчасы грант алды

«Заманча мәктәп» төбәк проекты буенча «Мәгариф» милли проекты кысаларында Казанда уку елы башына 1224 урынга исәпләнгән 186-нчы номерлы күппрофильле лицей файдалануга тапшырылган. Бондаренко һәм Нәҗип Җиһанов урамнары буенча тагын ике гомуми белем бирү учреждениесе төзелеше дәвам итә. Эшләрне 2020 елда тәмамлау планлаштырыла. «Яңа объектларны файдалануга тапшыру төзелә торган торак комплексларда балаларны ике сменада укыту проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады А.Вәлиәхмәтов.

2019 елда өч балалар бакчасы федераль бюджеттан грантлар алды. Бу акчалар 7 яшькә кадәрге үзенчәлекле балаларның әти-әниләре өчен балаларга психологик, методик, педагогик ярдәм күрсәтү проблемалары буенча консультацияләр бирүгә китте.

Казанда шәһәр юлларының өчтән бер өлеше төзекләндерелде

Юлларны төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. А.Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, Казанда юл эшләре күләмнәренең шактый артуына 2017 елдан башланган «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проекты ярдәм иткән. География киңәю һәм 2019 елдан төбәкләрнең күбесен җәлеп итүгә бәйле рәвештә, программа «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты дип үзгәртелде.

Өч ел эчендә федераль финанслауны да исәпкә алып, Казанда юл эшләренә рекордлы сумма – 16,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта федераль бюджеттан бүлеп бирелгән һәр сумга республика биш сум бүлеп бирде, дип аңлатты Икътисади үсеш комитеты рәисе. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча шәһәр юлларының өчтән бер өлеше төзекләндерелде. Гомуми мәйданы 7,3 млн кв. м. булган 526 юл участогы яңартылды.

«Казанда 2019 елда башкарылган эш автомобиль юлларының норматив торышын 83,3% дәрәҗәсендә теркәргә мөмкинлек бирде. Аварияләрне киметү буенча күрелә торган чаралар юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр санын киметүнең тотрыклы динамикасына ирешергә мөмкинлек бирде», - дип ассызыклады Артур Вәлиәхмәтов.

 Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, быел республика һәм федераль бюджетлардан юл эшләрен үткәрүгә 7,2 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 2,2 млрд. сум - «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында 72 шәһәр һәм бистә урамнары һәм 610 мең кв. метр мәйданда 20 тротуар төзекләндерелде. 

Аерым алганда, «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча бу елның июлендә Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы участогын төзү эшләре старт алды. 

Ветеринария академия районында чистарту корылмалары төзү

«Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру ике төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылды: «Татарстан Республикасы территориясендә Иделне савыктыру» һәм «Чиста су». А.Вәлиәхмәтов хәбәр иткәнчә, «Иделне савыктыру» проекты буенча Ветеринария академиясе районында су объектларына яңгыр канализацияләре чыгаруда агып җыела торган су өслекләренең чистарту корылмаларын төзү эшләре каралган.

Быел Себер тракты районында Академик Арбузов, Себер тракты урамнары һәм Себер тракты чишелешләреннән – Ямашев проспектыннан 1200 мм диаметрлы яңгыр канализацияләре челтәрләрен чыгару эшләре башланды. Чистартуга җибәрелә торган агынтыларның якынча күләме - елына 222 куб. м. Әлеге чистарту корылмаларын файдалануга тапшыру чистартылган агынтыларның дәрәҗәсен СанПин нормаларына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук «Чиста су» проекты кысаларында агымдагы елда «Казан Идел су алу җайланмасының юдырту һәм шлам суларының чистарту корылмаларын төзү» һәм «Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү» объектлары буенча проектлау эшләре алып барылды.

13 предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча илкүләм проектта катнашты

Казанда 2019 елда шулай ук «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру башкарылды – шәһәрнең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән 19 чара үткәрелде, шул исәптән үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче һәм бизнес-ширкәт вәкилләре белән дә.

Икътисади үсеш комитеты рәисе хәбәр иткәнчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашырганда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелгән. 2019 елда Казанда «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы чаралар» проектында катнашу өчен 30 предприятие гариза тапшырган. Нәтиҗәдә 13 килешү имзаланган, шул исәптән «Метроэлектротранс» һәм «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятие белән. Шулай итеп, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча илкүләм проектта катнашкан Казан предприятиеләре саны 21-гә кадәр арткан.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыруны тәмамлаган кайбер предприятиеләр икътисади нәтиҗәне бәяли алдылар. Мисал итеп А.Вәлиәхмәтов «Вакууммаш» акционерлык җәмгыятен китерде, анда икътисади эффект 16 млн. сум тәшкил иткән, җитештерү процессының вакыты 16%-ка кимегән, 1 хезмәткәргә җитештерү 8,3%-ка арткан. «Эйдос – медицина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә җитештерү процессының вакыты 93%-ка кимегән, 1 хезмәткәргә җитештерү 67%-ка арткан. «Тасма фәнни-җитештерү предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Россиядә беренчеләрдән булып Сәнәгатьне үстерү фондыннан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы буенча проектларны гамәлгә ашыруга ташламалы кредит алды. 

Моннан тыш, Казан предприятиеләре хезмәткәрләренең агымдагы эш белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен саклап калуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. 2019 елда бу максатларга 20 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, әлеге акчаларга шәһәрнең 5 предприятиесеннән 564 хезмәткәрне укыту буенча килешү төзелгән.

Казанда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга рекордлы 1,5 млрд сум акча тотылган

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Мамадыш тракты буенча «Весна» торак комплексында уку елы башына 1501 укучыга исәпләнгән 185-нче номерлы күппрофильле лицей төзелде һәм файдалануга тапшырылды, ул Татарстанда иң зурысы булып тора

Рекордлы сумма - 1,5 млрд сум - быел Казанда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән. Шуларның 500 млн. сумы федераль бюджеттан җибәрелгән, 1 млрд. сумы республика бюджетыннан алынган. Әлеге акчага 7 объект төзекләндерелгән. 2019 елда Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү буенча гамәлгә ашырылган проект Америка планлаштыру ассоциациясеннән GrandAward for Urban Design номинациясендә планлаштыру өлкәсендә халыкара бүләк алды. «Бу - Россиядән шундый мактаулы халыкара бүләккә лаек булган бердәнбер проект», - дип билгеләп үтте Икътисади үсеш комитеты рәисе.

Агымдагы елда шулай ук Кабан күлләре системалары яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итте.

«Торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү» проектын тормышка ашыру кысаларында Казанда тузу дәрәҗәсе иң зур булган 16 авария хәлендәге йорттан, шул исәптән Жилгородок Мостотряд-3 адресы буенча урнашкан тугыз йорттан кешеләрне күчерү бара. Бүгенге көнгә 48 гаилә яңа торак биналардан ачкычлар алды, 30 гаилә «Салават күпере» микрорайонына төзекләндерелгән фатирларга күчте. 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.12.2019
Видеорепортаж
23.12.2019 13:25
Барлык яңалыклар