В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы вакцинаны прививка ясау кампаниясе тәмамланганчы участок сырхауханәсендә ясата ала
Иртәгедән Казанда метро станцияләрендәге вакцина ясау пунктлары үз эшен тәмамлый. Әлеге пунктларда 3 сентябрьдән 17 мең 984 кеше – гриппка каршы, 1543 кеше пневмониягә каршы прививка ясаткан.
Бүген прививканы сәгать 18:00 гә кадәр дүрт урында – «Яшьлек», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләрендә ясатырга була. Теләге булган, 18 яше тулган һәр кешенең прививка ясату мөмкинлеге бар, үзең белән паспорт алырга кирәк.
Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, шәһәр халкы вакцинаны прививка ясау кампаниясе (ноябрь-декабрь) тәмамланганчы участок сырхауханәсендә ясата ала.
Элегрәк 27 сентябрьдән Казанда «Авиатөзелеш» һәм «Кәҗә бистәсе» метро станцияләрендә вакцина ясау пунктларының үз эшен тәмамлавы хакында хәбәр ителгән иде.