Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2019, 16:09

2019 елгы Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Алена Мирошниченко). 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Керемнәр буенча бюджетның гомуми күләме 24 млрд 175,5 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 26 млрд 407 млн сум, ә дефицит – 2 млрд 232 млн сум, 2019 ел башында бюджет акчасыннан калган сумма аны каплау чыганагы булачак. Мондый карарны бүген Казан шәһәр Думасының XXXIV сессиясендә шәһәр Ратушасында кабул иттеләр.

Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин 2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан кергән һәм 2019 елның 1-нче гыйнварына файдаланылмаган финанс ярдәме калдыклары хисабына 132 млн сум күләмендә гамәлгә ашырыла торган чыгымнарны исәпкә алырга тәкъдим итте. «Әлеге акчалар Самосыр чүплеген ябуга әзерлек чыгымнарын финанслауга, төзекләндерү объектларын карап тотуга, гомуми йорт инженерлык челтәрләрен реконструкцияләүгә һәм күпфатирлы торак йортларның түбәсен ремонтлауга, Аракчы торак массивындагы 32-нче хәрби шәһәрчек территориясен планлаштыру проектын эшләүгә, шәһәркүләм чаралар үткәрүгә һәм башка чыгымнарга тотылган», - дип аңлатты ул.

Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә республика бюджетыннан түләүсез күчерү күләме 1 млрд 46 млн сумга арта. Әлеге акчалар, аерым алганда, 421 млн сум күләмендә дәүләт вәкаләтләренә, балаларны сәламәтләндерү кампаниясен оештыруга (233 млн. сум), төзекләндерү объектларын карап тотуга (192 млн сум), 32-нче хәрби шәһәрчектәге гражданнарны күчерүгә (58 млн сум), шәһәркүләм чаралар үткәрүгә (54 млн сум), мәктәпләр биналарына өстәмә корпуслар төзү буенча проект-тикшеренү эшләренә (16 млн сум), муниципаль учреждениеләр өчен җиһазлар сатып алуга (15 млн сум) һәм башка чыгымнарга тотылачак.

«Шуның белән бергә 2019 елга Казанның расланган бюджетында шәһәр тормышын тәэмин итү өчен кирәкле чыгымнарның аерым төрләре тулысынча каралмаган иде. Аерым алганда, бу муниципаль учреждениене тоту – 226 млн сум, мәктәп укучыларын ташламалы тукландыру белән тәэмин итү – 59 млн сум, мәгариф учреждениеләрендә спорт залларын ремонтлау – 48 млн сум, парковкаларның өченче чиратын төзекләндерү – 15 млн сум, балалар бакчаларының аз керемле хезмәткәрләренә ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү – 8 млн сумга якын, Куземетьево бистәсенең автомобиль күперен капиталь ремонтлау – 8 млн сум, аерым мәктәп укучыларына һәм аларның педагогларына грант ярдәме күрсәтү – 7 млн сум, махсус техника алу – 5 млн сум, муниципаль казнаны тоту – 4 млн сум һәм башка чыгымнар», – дип хәбәр итте депутатларга И.Мөхәммәтшин.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр күләме 381 млн сум тәшкил итә. Аларны каплау чыганагы өстәмә керемнәр булачак, дип өстәде докладчы. Ул агымдагы елның 5 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре буенча салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 6 млрд 618 млн сум тәшкил иткән, бу елның план билгеләнешенең 44%-ын тәшкил итә, дип аңлатты. Әлеге чорга уртача норма – 41,7%. «Бу безгә шәһәр бюджетына өстәмә керемнәр килүен фаразларга мөмкинлек бирә», - диде ул.

Моннан тыш, агымдагы елда республика бюджетына 369 млн сум күләмендә узган ел субвенцияләренең һәм субсидияләрнең файдаланылмаган калдыклары кайтарылды. Бу шулай ук карар проектында чагылыш тапты, дип өстәде финанс идарәсе җитәкчесе.

Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсе бар. Депутатлар 2019 елга Казан бюджетына тәкъдим ителгән үзгәрешләрне кабул иттеләр. Шулай итеп, бюджет керемнәре 1 млрд 58 млн 231 мең сумга арта, чыгымнар – 1 млрд 559 млн сумга, дефицит –500 млн 769,5 мең сумга.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXXIV сессиясе, 20.06.2019
Барлык яңалыклар