Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2021, 10:00

Казанда гавами тыңлауларда 2020 елга бюджет үтәлеше турында фикер алыштылар

Коронавирус аркасында икътисадтагы хәл начарлануга карамастан, йомгаклау күрсәткечләре расланган параметрлардан артып китте, дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март, Алинә Бережная). Мәгариф хезмәткәрләре йортында 2020 елда Казан бюджетын үтәү буенча халык алдында тыңлаулар узды. Фикер алышуда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, Казан шәһәр Думасы депутатлары, район администрацияләре һәм Башкарма комитетының структур бүлекчәләре вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашты.

2020 елда шәһәр бюджетының йомгаклау күрсәткечләре расланган параметрлардан артып китте

Төп доклад белән Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул искә төшергәнчә, 2020 елда керем буенча шәһәр бюджеты үтәлеше 29 млрд 50,9 млн сум тәшкил иткән, чыгымнар буенча – 28 млрд 165,7 млн сум, профицит белән 885,2 млн сум.

И.Мөхәммәтшин коронавирус таралу һәм гражданнарны үз-үзен изоляцияләү режимы кертелү аркасында икътисадтагы вәзгыятьнең начарлануына карамастан, шәһәр бюджетының 2020 елгы йомгаклау күрсәткечләре расланган параметрлардан артып китүенә игътибарны юнәлтте. «Расланган бюджетта 24 млрд 964 млн сум күләмендә 29 млрд 51 млн сум җыелган. Бюджетка өстәмә керемнәр – 4 млрд сум тирәсе, шуларның 695 млн сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр һәм 3 млрд 392 млн сумы – кире кайтарылмый торган керемнәр», – дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, узган елда шәһәрдә уздырыла торган салым һәм бюджет сәясәте бюджетның тотрыклылыгын саклап калуга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә һәм беренче чираттагы чыгымнарны финанслауга юнәлдерелгән иде.

Депутат Илдар Низаметдинов икътисадта килеп туган вәзгыятьтә бюджет кытлыгыннан ничек качарга мөмкин булуы белән кызыксынды. Финидарә башлыгы сөйләгәнчә, 2020 елның беренче кварталында керемнәр 2019 елның шул ук чоры дәрәҗәсендә диярлек кергән булса, икенче кварталда инде 930 млн. сумга керемнәр кимүе күзәтелгән. Өченче кварталда, үзизоляция режимын гамәлдән чыгару сәбәпле, керемнәр керү белән бәйле вәзгыять акрынлап тигезләнә башлаган. «Апрель аенда оптимальләштерү чаралары планы расланды. Беренче чиратта ел башына бюджет акчаларының ирекле калдыгы якынча 1 млрд сум күләмендә резервланган, бу акчалар икътисадны торгызу чорына кадәр куркынычсызлык мендәре булып хезмәт иткән. Шулай ук төзекләндерү объектларын карап тоту чыгымнары оптимальләштерелде, аерым шәһәр объектларын ремонтлау, шәһәр чараларын уздыру һәм 380 млн сумга башка чыгымнар буенча планнар билгеләнде», – дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин.

Өстәмә рәвештә кергән финанс ярдәменең күпчелек өлеше социаль-мәдәни өлкә тармагына юнәлдерелде

2020 елда салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 16 млрд 573 млн сум тәшкил иткән, шуларның салым керемнәре 13 млрд 720 млн сум күләмендә һәм салым булмаган керемнәр – 2 млрд 853 млн сум күләмендә.

Бюджетның керем өлешенең икенче шактый зур өлеше – башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган керемнәр. Ел саен республика бюджетына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру һәм муниципаль берәмлекне үстерү буенча өстенлекле проектларны финанслау өчен җәлеп ителә торган бюджетара трансфертлар керемнәрнең гомуми күләменнән 43% тәшкил итте. 2020 елда югарыгы бюджетлардан 12 млрд 694 млн сум кире кайтарылмый торган керемнәр алынды. Өстәмә кертемнәр беренче планга 3,6 млрд. сум тәшкил итте. Барлык трансфертларның максатчан юнәлеше бар иде. 2020 елда өстәмә рәвештә кергән финанс ярдәменең күпчелек өлеше социаль-мәдәни өлкә тармагына юнәлдерелде, дип ассызыклады Финидарә башлыгы.

5 ел эчендә мәгариф чыгымнары 33,8%-ка артты

2020 елга бюджет чыгымнары күләме 28 млрд 166 млн сум тәшкил иткән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 3%-ка (яки 741 млн сумга) югарырак. Гомуми чыгымнар күләменең 72,8%-ы (20 млрд 495 млн сум) социаль өлкәгә туры килгән.

Мәгариф чыгымнары 16 млрд 555 млн сум тәшкил иткән. «2019 ел белән чагыштырганда, чыгымнар 5,9%-ка, ә 5 ел эчендә – 33,8% яки 4 млрд 178,7 млн сумга арткан», – дип игътибар итте Ирек Мөхәммәтшин. Ул аңлатканча, бу укучылар санының артуы, яңа мәгариф объектларын файдалануга кертү, хезмәт хакы түләү фонды үсеше һәм өстәмә чыгым йөкләмәләре барлыкка килү белән бәйле. Әйтик, 2020 елның 1-нче сентябреннән башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар туклану белән тәэмин итә башладылар. Бу максатларга 2020 елда 291,1 млн сум җибәрелгән.

Пандемия чорында ата-аналар түләвен бетерүгә һәм ата-аналар түләвенең структурасы һәм күләме үзгәрүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән шәһәр балалар бакчаларында төшеп калган керемнәрне каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан 583,3 млн сум күләмендә өстәмә акчалар бүлеп бирелгән.

Депутат Мәдинә Сабирҗан шәһәр бюджетында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бушлай ашату өчен акча салынганмы, дип кызыксынды, чөнки алар да ташламалы кешеләргә карый. «Балаларның әлеге категориясенә ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде инде. Шәһәрнең мәгариф идарәсе Татарстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә республика бюджетыннан финанслау һәм даими нигездә шәһәр бюджетына кертү мәсьәләсе тикшерелә, – дип җавап бирде Ирек Мөхәммәтшин.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә бюджет чыгымнары 490 млн сум, мәдәният – бер миллиард сумнан артык, физик культура һәм спорт чыгымнары – 1 млрд 112 млн сум.

Социаль сәясәт өлкәсендә 2020 елда бюджет чыгымнары 1 млрд 224 млн сум тәшкил иткән. Бу акчалар ташламалы категория гражданнарның җәмәгать транспортында йөрүен тәэмин итүгә (653 млн сум), аерым категория укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә (203 млн сум) юнәлдерелде. Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә түләнгән айлык акчалата түләүләр белән бәйле чыгымнарга 194 млн. сум бүлеп бирелгән. Шулай ук мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларны карап тоткан өчен ата-аналар түләвен компенсацияләүгә дә 135 млн сум акча тотылган. Мондый социаль ярдәмне 11 мең 613 кеше алган.

Шәһәр хуҗалыгына чыгымнар (шул исәптән төзекләндерү, торак хуҗалыгы, транспорт, милли иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау) 4 млрд 794 млн сум тәшкил иткән, «гомумдәүләт мәсьәләләре» маддәсе буенча – 2 млрд 573 млн сум, башка чыгымнар – 304 млн сум.

Татарстан Республикасы шәһәргә сизелерлек ярдәм күрсәтә

«Бу катлаулы елда, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, тулаем ил икътисадына да, Татарстан һәм Казан икътисадына да зур йогынты ясалды, без кабул ителгән йөкләмәләрне тулы күләмдә үтәдек», – дип нәтиҗә ясады Ирек Мөхәммәтшин.

Бюджет үтәлешенә экспертлар анализы белән икътисад фәннәре докторы, Казан федераль университетының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Надия Сабитова чыгыш ясады. «Чыгымнар буенча фактик үтәлеш 94,2% тәшкил итте, бу пандемия белән бәйле икътисади вәзгыятьне начарайту шартларында чыгымнарны оптимальләштерү белән аңлатыла», – дип йомгаклады ул.

Казан шәһәре Думасы депутаты, бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе урынбасары Григорий Шалымов билгеләп үткәнчә, катлаулы елга карамастан, муниципаль, казна һәм автоном предприятиеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакы, коммуналь түләүләр, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә балаларны тукландыру чыгымнары, ата-аналарга компенсация түләүләр тулы күләмдә финансланган.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин гавами тыңлауларда катнашучыларга рәхмәт белдердеУл шәһәрнең финанс идарәсе хезмәткәрләренең кризис шартларында көйле эшләүләре һәм социаль әһәмиятле чыгымнарны финанслауда өзеклекләр булдырмаулары өчен башкарган эшләрен аерым билгеләп үтте. Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шәһәргә республика зур ярдәм күрсәтә, дип ассызыклады. «Республика мәктәпләрне, балалар бакчаларын, поликлиникаларны, шәһәр юлларын төзү һәм ремонтлау, ишегалды һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү кебек капиталь чыгымнарны үз өстенә ала. Бу шәһәргә зур ярдәм. Республика җитәкчелегенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка моның өчен рәхмәт», – дип йомгак ясады Радик Шәфигуллин.

Фоторепортаж
Казанда гавами тыңлауларда 2020 елга бюджет үтәлеше турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар