Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Бүлекчә турында

Халиуллин Айрат Тәлгать улы
“Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры
+7 843 590 88 89

Казан шәһәренең “Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең  09.10.2007 елгы 3358нче номерлы карары нигезендә барлыкка килә.

Предприятиенең учредителе булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге мәнфәгатендә Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты тора.

Үз эшчәнлеген предприятие Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдә булган кануннар, башка норматив актларга, шулай ук  “Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе уставына нигезләнеп алып бара.

“Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе Казан муниципаль берәмлеге территориясендә торак төзелешен үстерү программасын тормышка ашыру эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм “Шәһәр халкына торак” программасы өчен  комплекслы чаралар булдыруда катнаша.

Предприятие Казан шәһәрендә, аны киләчәктә ипотека программасы буенча гамәлгә ашыру өчен, торак күчемсез милеге төзүгә инвестицияләр җәлеп итә.

“Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе “Бер тәрәзә” режимында эшли- кулланучы, торак алу процессында кирәк булган - иминият агентлары, риэлтерлар, ипотека брокеры хезмәтләре кебек тулы хезмәтләр җыелмасын ала.

  • Эшчәнлекнең төп юнәлешләре

    • “Шәһәр халкына торак” программасын тормышка ашыруны оештыру:

      -         программада катнашучыларның түләү мөмкинлеген бәяләү;

      -         торак бәясен, рассрочка суммасын һәм айлык түләүне исәпләү;

      -         беренчел кертем өчен булган торк бинасын бәяләү;

      -         комплекслы ипотека иминияте;

      -         килешүләр төзү;

      -         алыш-бирешне дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсендә теркәү.

       

      Күчемсез милекне төзү һәм идарә итү:

       

      -         “Шәһәр халкына торак” программасы буенча торак төзү;

      -         торак һәм торак булмаган күчемсез милекне өлешләп төзүдә катнашу.

      Финанс арадашчылык:

      -         ипотека программаларын сайлау;

      -         финанс арадашчылыкның башка хезмәтләре (финанс лизингы, милеккә капитал салу).

       

           Риэлторлык хезмәте:

      -         күчемсез милекне сату – сатып алу (фатир, йортлар, офис биналары, җир участоклары);

      -         торак сайлау;

      -         алыш-бирештә юридик яктан булышу, документлар тутыруда ярдәм,

       Иминият хезмәте:

        “Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе халыкка комплекслы иминият хезмәте күрсәткәндә «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Росгосстрах» ачык акционерлык җәмгыяте, «АльфаСтрахование» акционерлык җәмгыяте,"ВСК" акционерлык җәмгыяте , "Зетта Страхование" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять мәнфәгатьләрен күз уңында тота.

         Башка хезмәтләр:

      -консалтинг һәм маркетинг хезмәтләре;

      -торак төзүне үстерү программаларын эшләү

“Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе күчемсез милекне сату/сатып алу һәм барлык алыш- бирешләр вакытында юридик яктан чисталыкны гарантияли.

Предприятиенең эш режимы:

Эш көннәрендә көн саен сәгать иртәнге 9:00 дан 18:00 кадәр.

Төшке аш: 12:00 дән 13:00 кадәр.