Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан шәһәрендә хосусыйлаштыру хокукыннан файдалану (файдаланмау) хакындагы белешмә

Хөрмәтле кулланучы!

Казан шәһәрендә хосусыйлаштыру хокукыннан файдалану (файдаланмау) хакындагы белешмәне алуга заявканы рәсмиләштерү өчен Сезгә тиешле сорауларга (запросларга)  җавапны тутырырга кирәк. Барсында тутырганнан соң заявканы privatiz.dmgp@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

 Заявка, электрон сорауны (запросны) алганнан соң, биш эш көне вакыты аралыгында башкарыла.

 Белешмәне алу өчен Сезгә Казан шәһәре, Фатыйх Әмирхан урамы, 99нчы йорт адресы буенча урнашкан, “Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесенең 14нче кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон: 222-91-15

Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга 8.00-17.00, төшке аш вакыты 12.00-13.00.

  27.07.2006нче елның 152нче номерлы «Шәхси мәгълүматлар хакындагы” федераль закон буенча  белешмәнең эчтәлеге конфиденциаль мәгълүмат булып санала. Белешмә шәхесне ачыклаучы таныклык(паспорт) күрсәткәч кенә шәхсән бирелә. Балигъ булмаганнар өчен белешмәне аларның әти-әниләре, яисә аларны алмаштыручы затлар алырга мөмкин.

 Белешмәне әзерләү өчен хезмәт бер кеше башыннан ике йөз сум итеп бәяләнә. Түләүне сез, белешмәне алыр алдыннан Казан шәһәрендәге теләсә банк бүлекчәләрендә башкара аласыз.

 Хосусыйлаштыруда катнашу хакындагы белешмә өчен түләү турындагы квитанция бланкы

 Сезгә заявканы рәсмиләштерү үрнәге белән танышырга тәкъдим итәбез.