Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесенең җәмәгать кабул итүе

Казан шәһәренең Совет районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп 2012 елның 23 гыйнварында Хәмзина Айсылу Ирек кызы билгеләнде.

Шәхси сораулар буенча кабул итү һәр сишәмбедә 14:00дән 18:00гә кадәр «Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» МКУ бинасында (Шуртыгин ур., 1 йорт, 3-12 кабинет) үткәрелә.

Җәмәгать ярдәмчесенең эше Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эш планнарына, аның йөкләмәләренә һәм гражданнарның телдән һәм язмача тапшырылган мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә алып барыла.

Кабул итүгә 272-17-97 телефон номерына шалтыратып язылырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләр өчен электрон почта адресы:

Сезне кызыксындырган сорауга тиз һәм тулы җавап алу өчен, мөрәҗәгатегезнең текстын кыска һәм хатасыз итеп язырга, фамилиягезне, исемегезне, атагызның исемен һәм почта адресын (теләсәгез: эшләгән/укыган урынны, e-mail, контакт телефонны) күрсәтергә һәм электрон почта аша яки Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсендә тапшырырга мөмкин. Мөрәҗәгатегез теркәлгән көннән алып 30 көн эчендә каралачак.

ИГЪТИБАР! Язмача тапшырылган мөрәҗәгатьтә аны юллаган гражданинның фамилиясе һәм җавап кайтарылырга тиешле почта адресы күрсәтелмәгән очракта мөрәҗәгатькә җавап бирелми (2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы «Россия Федерациясенең гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»гы федераль закон)

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең рәсми сайты
Норматив документлар