Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2019, 17:26

Тимур Кадыйров: «Барлык өч вариантта да юл гамәлдәге урамнар буенча узачак һәм йортларны сүтүне таләп итмәячәк»


(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алсу Сафина). Казанның 2035 елга кадәр Генераль планының иртәгә, ягъни 18-нче июльдә басылачак проектында шәһәрнең юл-транспорт челтәрен, аерым алганда Дәрвишләр бистәсен үстерү вариантларын тәкъдим итәчәкләр. Бүген «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булганча, шәһәр халкы 29-нчы июльдән 1-нче августка кадәр dispute.kzn.ru «Иҗтимагый фикер алышу» мәгълүмат системасында тәкъдимнәр һәм кисәтүләрне җиткерә алачак.

«Инде хәзердән үк Мир урамы көч-хәл белән эшли»

Инде хәзердән үк Дәрвишләр бистәсе районындагы транспорт вәзгыяте катлаулы һәм Мир урамы буенча көн саен пик сәгатьләрендә бөкеләр барлыкка килә. Моны раслау өчен Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров түбәндәге мәгълүматларны җиткерде: хәзер Мир урамында һәр якка ике полоса буенча сәгатенә 1000-1500 автомобиль йөри. Юлның бер полосага машина уздыру мөмкинлеге 750-850 автомобильгә тиң, ягъни ике полоса буенча 1500-1700 машина дигән сүз. «Мир урамы хәзердән үк көч-хәл белән эшли дип әйтергә була», - дип ассызыклады шәһәрнең баш архитекторы урынбасары.

Ул әлеге юлның бистәдә яшәүчеләр генә түгел, ә бөтен шәһәр халкы тарафыннан да мөһим булуына игътибар итте. «Шәһәрдә автомобильләштерү үсешен исәпкә алып, без Мир урамының (яңа территорияләр төзелү-төзелмәүгә карамастан) алга таба да йөкләнәчәген аңлыйбыз», - дип билгеләп үтте Тимур Кадыйров.

Ул искә төшергәнчә, Генераль планны эшләүчеләр – Мәскәүнең Генплан институты белгечләре – территорияне үстерүнең компьютер транспорт моделе рәвешендә тәкъдим ителгән төрле сценарийларын анализлаган. Тәҗрибә, киләчәктә өстәмә элемтәләр төземичә, Мир урамы гына түгел, якындагы территорияләр дә, аерым алганда, Компрессор заводы районы да, шуның нәтиҗәсе буларак, Ямашев һәм Җиңү проспектлары, шулай ук М7 трассасының бер өлеше, Казансу – Миллениум һәм Өченче транспорт дамбасы аша күпер юллары да бөкедә туктаячак, дип күрсәткән.

«Йомгаклау вариантында бер генә юл калачак»

Шәһәрнең проблемалы участогын бушату өчен проектны эшләүчеләр тимер юл буенда Мир урамының дублерын төзүне тәкъдим иттеләр, ул Генпланда 15-нче номерлы юл буларак билгеләнгән. «Генераль планда тимер юл буенда урамның ике варианты күрсәтелде. Бу магистраль светофор белән көйләнүдән башка булачак, ул үз өстенә Мир урамыннан бөтен транзит агымын алачак. Ул М7 артына чыгачак, бу Арча районына таба элемтә булачак», - дип аңлатты шәһәрнең баш архитекторы урынбасары. «Урам бер булачак, әмма тимер юлның кайсы ягыннан үтәчәге киләсе этапта, юлны планлаштыру проектын эшләгәндә билгеле булачак», - диде ул. «Хәзер без шәһәр халкының фикерен ишетү, аларның һәр вариантын күзаллау өчен ике вариант тәкъдим итәргә телибез, – дип өстәде Тимур Кадыйров. - Йомгаклау вариантында бер генә юл калачак».


Генераль план проектында ике вариантта да юл тимер юлның санитар-сак зонасына салынган. Тимер юл катламы өчен санитар-сак зонасы киңлеге аны төзү өчен җитәрлек. Бернинди торак йортлар да трасса зонасына эләкми, шуңа күрә монда берни дә сүтү кирәк булмаячак.

«Бу нормативларны исәпкә алып эшләнгән бердәнбер мөмкин булган вариантлар»

Әмма, транспорт схемасы күрсәткәнчә, көн кадагындагы проблемаларны хәл итү өчен озынайтылган бер юл җитәрлек булмаячак – аркылы элемтә кирәк. Мондый карар Дәрвишләр бистәләренә генә түгел, күрше территорияләргә дә ярдәм итәчәк. Радиаль юл торак массивларны Казанның көнчыгыш ягы белән - Оренбург трактыннан алып «Казаноргсинтез»га кадәр М7-гә чыгуны тоташтырырга тиеш. Дәрвишләр районында ул «авырлыкны» Мир урамына гына түгел, Компрессор заводы янындагы разъездга да киметәчәк. Бу урам Дәрвишләр бистәсеннән альтернатив чыгу булачак.

Әлеге юл Дәрвишләр бистәсе районында өч вариантта узарга тәкъдим ителде. Беренче вариант – Главная урамы буенча – 2007 елгы Генпланда каралган, икенчесе – Шоссе урамы буенча, өченче вариант – Нагорный торак массивы буенча. Сүз уңаеннан, соңгы вариант турында 2018 елдагы ачык тыңлауларда фикер алышынды.

Тимур Кадыйров ассызыклаганча, барлык өч вариантта да юл гамәлдәге урамнар буенча узачак, йортларны җимерүне таләп итмәячәк. «Бу нормативларны исәпкә алып эшләнгән бердәнбер мөмкин вариантлар. Барлык халык та алар белән таныша алсын, беркетмәгә керәчәк һәр вариант буенча үз фикерләрен, позициясен белдерсен өчен без аларны җәмәгать фикер алышуларына чыгарабыз», - диде ул.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова халык белән очрашу нәтиҗәләре буенча Дәрвишләр районындагы юл классының түбәнәюенә игътибар итте. Бүген бу һәр якка ике полосалы юл, юл полотносы киңлеге 7-8 метр тәшкил итә, транспорт коридоры киңлеге 15 метрдан да артмый.

Дүртенче - халык - варианты күпсанлы йортларны һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрен сүтүне күздә тота.

Трассаның дүртенче варианты Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр тарафыннан тәкъдим ителде. Тимур Кадыйров аның халык белән аралашу барышында формалашканлыгына игътибар итте. «Без аны Генераль планны эшләүчеләргә җибәрдек һәм тәкъдим ителгән вариантның күпсанлы йортларны һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрен җимерүне күздә тотуы турында нәтиҗә алдык», - дип билгеләп үтте Казанның баш архитекторы урынбасары. Шулай итеп, халыкның тәкъдиме Борисоглебск бистәсе, «Маяк» һәм «Наука» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре, «Карьер» районы территорияләренә, шулай ук Царицынский урманының махсус саклана торган табигый территориясенә кагыла. Шул ук вакытта мондый трасса Мир урамыннан төп агымны үз өстенә алмаячак.

Халыкның кайбер тәкъдимнәре Генпланга кертелгән инде. Алар арасында Тимур Кадыйров Авиатөзелеш районыннан М7 трассасына чыга торган төньяк юнәлештәге юлны һәм Губкин урамын М7 юнәлешендә озынайтуны атады. «Әмма алар шулкадәр ерак ки, Мир урамы йөкләнеше проблемасын хәл итмәячәк. Ул барыбер бөкедә утырачак, һәм Дәрвишләр бистәсе халкы хәзер әлегә бездә булмаган альтернатив вариантны эзләргә мәҗбүр булачак», - дип аңлатты Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары.

Шулай ук, спикер сүзләренә караганда, закон буенча, документта Казан муниципаль берәмлеге чикләреннән уза торган юл проектлана алмый.

Горький шоссесы дублер-юл трассасының ике варианты

Тимур Кадыйров Генплан проектында Горький шоссесы дублеры дип аталган 21-нче номерлы проектлана торган юл трассасының ике варианты урнаштырылуына игътибар итте. Юл Идел буенда Адмиралтия бистәсеннән М7 трассасына чыгар һәм аннан соң шәһәрдән читкә чыгар дип күздә тотыла. Тимур Кадыйров бу элемтәнең гамәлдә булган Генплан тарафыннан салынуы турында сөйләде. «Аракчы бистәсе янындагы участокта «Россия тимер юллары» контейнер мәйданчыгы участогы буенча үтеп, әлеге мәйданчыкны коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясе буйлап урау юлда трассаның ике варианты тәкъдим ителде, - диде Тимур Кадыйров. - Трасса «Россия тимер юллары» белән килештерүне сорый, хәзер бу мәсьәлә буенча фикер алышына. Иҗтимагый фикер алышулар тәмамлануга, безнең бу мәсьәлә буенча күпмедер карар булыр дип өметләнәбез. Шуңа да карамастан, без әлеге ике вариантны, халык үз фикерләрен белдерсен өчен, фикер алышуга чыгарабыз».

«Генплан эш юнәлешен генә бирә, ул йортларны сүтү өчен нигез булып тормый»

Генераль план берни дә төземи һәм сүтми дә, дип ассызыклады Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Анастасия Латыйпова. «Генераль планда күчемсез милек объектларын җимерү һәм яшел үсентеләрне бетерү каралган дип ажиотаж купкан, болар барысы да сафсата, - дип ышандырды белгеч. - Асылда Генплан бернәрсәне дә сүтми. Аның бурычы - булган бөкеләр проблемасын ачыклау, алга таба хәлне прогнозлау һәм проблеманы хәл итүгә юнәлеш бирү». Генераль планда юл юнәлеше һәм аның категориясе күрсәтелә, төгәл трасса проектлау стадиясендә билгеләнә.


Анастасия Латыйпова билгеләп үткәнчә, хәзерге Генпланда 1969 елгы документта планлаштырылган юллар бар. «Әле 1969 елда ук зур Казан боҗрасы салынган була, һәм бүген генә әлеге юлның чираттагы этабын төзү өчен акча барлыкка килде», - дип мисал китерде Анастасия Латыйпова. «Генераль план эш юнәлешен генә бирә, ул нәрсәнедер сүтүгә нигез булып тормый», - дип ассызыклады ул.

«Генераль планда теге яки бу юл салынуы ул иртәгә яки 10 ел эчендә барлыкка киләчәк дигән сүз түгел», - дип өстәде идарә башлыгы урынбасары.

Барлык тәкъдимнәр һәм кисәтүләр Генпланны эшләүчеләр тарафыннан анализланачак

Иҗтимагый фикер алышу барышында килгән барлык тәкъдимнәр һәм кисәтүләр Генплан эшләүчеләре тарафыннан анализланачак, алар бу тәкъдимнәрнең ни дәрәҗәдә нигезле булуын, таләпләргә туры килү-килмәвен һәм аларны исәпкә алу мәсьәләсен җиткерәчәкләр. Анастасия Латыйпова сүзләренә караганда, «Мин каршы», «Миңа бу вариант ошамый», «Безнең Дәрвишләр бистәсендә юллар төзмәгез» кебек кисәтүләр нигезсез булып санала. Генпланны эшләүчеләр исәпкә алмаган, әмма нигезләнгән искәрмәләр алга таба төзәтмәләр рәвешендә дә кертелергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, иҗтимагый фикер алышуларда катнашучы ике төрле хәбәр калдыра ала: белгечләр тәүлек дәвамында җавап бирергә тиеш дигән сорау яки искәрмә-тәкъдимнәр. Иҗтимагый фикер алышулар кысаларында тавыш бирү каралмаган.

«Әгәр Генпланны әзерләүче барлык өч вариантны да законлы дип тапса, без теге яки бу проектны гамәлгә ашырганда төзелешнең максатчанлыгы, коммерция өлеше мәсьәләсеннән чыгып эш итәчәкбез», - дип аңлатты Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары. Ул соңгы карарны Башкарма комитет башлыгы җитәкчелегендә махсус төзелгән комиссия кабул итәчәк, ул барлык тәкъдимнәрне өйрәнергә тиеш дип белдерде. Комиссиягә Башкарма комитет структуралары, район администрацияләре вәкилләре, бәйсез архитекторлар, шәһәр төзүчеләр – барлыгы 70-кә якын кеше кергән.

Фоторепортаж
Казан Генпланы проекты буенча матбугат конференциясе, 17.07.2019
Видеорепортаж
17.07.2019 17:41
Барлык яңалыклар