Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2019, 08:48

Казанның Совет районында Зеленая Роща, Алмазная, Алтын, Айтуган һәм Рәйхан урамнары барлыкка киләчәк

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Казанның Совет районында биш яңа урам барлыкка киләчәк. Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.

Солтан Ай торак массивында яңадан формалаштырыла торган урамнар түбәндәгечә исемләнәчәк: «улица Зеленая Роща – Зеленая Роща урамы», «Алмазная улица – Алмазная урамы», «улица Алтын – Алтын урамы», «улица Айтуган – Айтуган урамы», «улица Райхан – Рәйхан урамы».

Карар җир кишәрлекләре милекчеләренең мөрәҗәгатьләрен, шулай ук Топонимика буенча комиссия тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителде.

Барлык яңалыклар