Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2019, 13:26

17 июльдә Казанның дүрт районында ут булмаячак


(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Иртәгә, 17-нче июльдә, Казанның Киров, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарында утны вакытлыча сүндерәчәкләр.

8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районының түбәндәге йортларында ут булмаячак: Боевая ур., 153-165, 161, 163, Еловая ур., 1-12, Кедр тыкрыгы, 1-18, Лиственный тыкрыгы, 1-18, Яңа Аракчино ур., 5-23, Параллель ур., 1-18, Аркылы Лагерь ур., 2-10, Поперечно-Равнинная ур., 1-24, Равнинная ур., 55-103, Чусовая ур., 1-18, шулай ук Яңа Аракчино бистәсендә түбәндәге адреслар буенча: Лаеш ур., 1-26, Новгород ур., 18-67, Идел буе ур., 181-219/1.

Яңа Савин районында электр утын 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Четаев ур., 35, Чистай ур., 47, 55, 57, Ямашев проспекты, 49.

Шул ук вакыт аралыгында Идел Буе районының кайбер йортларында яшәүчеләр дә утсыз калачак: Зорге ур., 94, Сафиуллин ур., 44, 46, 50, 50а, Фучик ур., 22, 24, 28, 30. Моннан тыш, Борисково бистәсенең Локомотив, Люблин һәм Техника урамнарында һәм Салмачы бистәсенең түбәндәге урамнарында электр энергиясе булмаячак: 2 нче Зеленая, 2-нче Центральная, Әтнә, Лиственная, Мир, Овражная, Рассветная, Солнечная, Центральная һәм Гостеприимный юлы.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Дәрвишләр бистәсендә түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Липатов ур., 1, 1а, 2, 2а, 3, 3а, 3б, 4, 4а, 5, Совет ур., 20, 20/3, 22, 22а, 27а, Энтузиастлар ур., 1, 2 һәм Радужный бистәсендә Загоскин, Коринфский, Лесная, Райская, Тенишев һәм Хлебников урамнары буенча.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.

Барлык яңалыклар